news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кунакларын "Россия татарлары" күргәзмәсе кызыксындыра – Розалия Нургалиева

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музеенда татар диаспоралары турында сөйләгәннәр.

Казан кунакларын "Россия татарлары" күргәзмәсе кызыксындыра – Розалия Нургалиева
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр кубогы көннәрендә Татарстанның дәүләт  сынлы сәнгать музеенда “Россия татарлары” фотокүргәзмәсе аеруча кызыксыну уяткан. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева хәбәр итте.

“Уеннар булган көннәрдә 300 гә якын кеше килде. Музейда, нигездә, җанатарлар булып китте, спортчылар килә алмады. Бик зур кызыксынуны “Россия татарлары” фотокүргәзмәсе уята. Гомүмән, фотографияләр кунакларга кызыклы, чөнки аларда барысы да аңлашыла. Бу фотографиядәге татарлар билгесез диярлек. Без монда Россия буйлап таралган татар диаспоралары турында сөйлибез”, - диде Розалия Нургалиева.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot