Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кунаклары Мөслим матбугат үзәгендә эш тәртибе белән танышкан
Мөслимгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов килгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Мөслим, 22 май, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Казан кунаклары Мөслим матбугат үзәгендә булып, эш тәртибе, хезмәткәрләр белән дә танышкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Мөслимгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” җәмгыятенең телевизион тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Марина Коновалова, “Эфир” телеканалының яңалыклар хезмәте шеф-редакторы Сергей Шерстнев килгән.
Кунакларны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөргән.
“Мөслимгә килүебезнең төп максаты – региональ массакүләм матбугат чараларының ничек эшләве, аларның тормышы белән танышу иде. Региональ телевидение дә, региональ газета да булырга тиеш, сез аны сакларга тиешсез. Кабель яисә социаль челтәрдә эшлисезме, яңача эшләү һәм бөтен мөмкин чараларны кулланып, яңалыкларны яктырту таләп ителә” ,– диде Илшат Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз