news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кунакханәсендә балалар агулану турында мәгълүматны прокуратура тикшерә

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Казан кунакханәсендә балалар агулану турында мәгълүматны прокуратура тикшерә
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанның «Кристалл» кунакханәсендә балалар агулану турындагы хәбәр чыкты. Хәзер Казан прокуратурасы шушы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклый. Мәгълүмат расланган очракта, тиешле чаралар күреләчәк. Кунакханәдә булган хәлне тикшерүне күзәтчелек ведомствосы махсус контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot