Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» кунакханәсе заманчага әверелә
«Казан» кунакханәсе заманчага әверелә
(Казан, 30 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). “Казан” кунакханәсен реконструкцияләү буенча эшләр кабат яңартылды. Башкаланың “Антарэ” төзелеш фирмасы бинаны төзекләндерүдән тыш, финанслауны да үз өстенә алды. Кунакханәне торгызу бер ел гына дәвам итмәс, ахыры. Һәрхәлдә, каланың 1000 еллыгына объектны файдалануга тапшырып булмаячак, дип хәбәр иттеләр реконструкция идарәсеннән.
Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек кунакханәне реконструкцияләүгә француз фирмасы алынган иде. Әмма тиздән Казан хакимияте һәм фирма җитәкчелеге арасында каршылыклар чыккан – яклар бәя мәсьәләсендә килешә алмаган. Француз төзүчеләре эшләүдән баш тарткан. Хәзер объектта яңадан эш башланды. Төзүчеләр ишегалдына җыелган чүптән арына, кунакханәнең үзендә тәртип урнаштыра. Киләсе ел башында ук бинаның нигезен ныгытуга керешәчәкләр. Бер үк вакытта кунакханәнең эчке ягын кабат планлаштыру булачак.
.Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз