news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кунакханәләрендә броньланган номерлар саны арткан

Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасында чирек финал матчы 6 июльдә «Казан Арена» стадионында узачак.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Tvil.ru торак броньлау сервисы тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, Бразилия җыелма командасының футбол буенча Дөнья чемпионаты чирек финалына чыгуына бәйле рәвештә, Казан кунакханәләрендә броньланган номерлар саны арткан.

6 июльгә Татарстан башкаласы кунакханәләрендә броньланган номерлар саны узган елның шул көне белән чагыштырганда 75 процентка арткан. Дөнья чемпионаты барган көннәрдә, 14 июньнән 15 июльгә кадәр, Казан кунаклары 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда торакны 45 процентка ешрак броньлый.

Моннан тыш, 6-8 июль көннәрендә торакка бәяләр тәүлегенә 4,5 мең сумга кадәр арткан.

  • Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасында чирек финал матчы 6 июльдә «Казан Арена» стадионында узачак. Уен 21.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100