Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кунакханәләре Яңа ел алдыннан ковидка каршы чараларны көчәйтте
Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең тулылыгы 80 процентны тәшкил итә, бу узган елгыга тиң.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Яңа ел алдыннан Роспотребнадзор таләпләре үтәлешен тикшерү өчен туризм инфраструктурасы объектларында йөреп чыкты.
«Алдан бронь ясау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында узган елгы күләмдә туристлар көтелә. Санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, туризм инфраструктурасы объектларына иминлек таләпләре көчәя. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр туристлар кабул итәргә әзер дияргә була, иминлек таләпләре үтәлә. Татарстанда ял итүнең мавыктыргыч кына түгел, ә тулысынча имин булуын республика тагын бер кат расларга тиеш», — диде Сергей Иванов.
Аның сүзләренчә, туризм инфраструктурасының барлык объектлары да номерларны, җәмәгать зоналарын һәм хезмәт күрсәтү бүлмәләрен җыештыру стандартларын катгыйландырган. Бөтен җирдә дә антисептиклар һәм дезинфекция чаралары кулланыла, тапшырылган номерлар эшкәртелә, куллар өчен антисептиклар урнаштырылган. Туризм объектларының барысында да социаль дистанция саклана.
Казан һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләре ассоциациясе мәгълүматларына караганда, бүген Яңа ел каникулларына Казандагы кунакханәләрнең тулылыгы якынча 80 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткечләр узган еллардагыга тиң, ул вакытта бәйрәм көннәрендә кунакханәләрнең тулылыгы 80-90 процентны тәшкил иткән булган. 3-5 гыйнварда бу күрсәткеч 98 процентка кадәр җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз