news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кунакханәләре Дөнья чемпионаты кунакларына татар милли ризыклары тәкъдим итәчәк

Иран туристлары өчен Казан кунакханәләре хәләл-сәхифә әзерләгән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казан кунакханәләре матчларны тамаша кылырга килгән чит ил туристларын татар халкының милли ризыклары белән таныштырырга ниятли. Казан һәм Татарстанның Кунакханәләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Кунакханәләр каршындагы рестораннарда Татарстанның милли колоритын, традиция һәм мәдәниятен тәкъдим итүгә төп басым ясалачак, дип хәбәр итте ул.

«Шунлыктан Татарстанның Кунакханәләр ассоциациясе тарафыннан барлык кунакханәләргә аерым сәхифә һәм тематик өстәл булдырырга киңәш ителде. Анда кунаклар безнең аш-сулар белән танышсын өчен, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк», - дип искәртте Гөлнара Сафина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100