news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кулъязма Коръәне Белоруссия мөселманнарына җибәрелде

Казан кулъязма Коръәне Белоруссия мөселманнарына җибәрелде
Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтияте Казан кулъязма Коръәне тиражының бер өлешен Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсенә җибәрде. Китаплар Беларусь Республикасы мәчетләренә һәм мөселман уку йортларына таратылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбү-Бәкер Шабанович мондый юмарт бүләк өчен Татарстан нәзарәтенә олы рәхмәтен белдерде. «Без бу кыйммәтле басманы бик шатланып кабул итеп алдык. Югары осталык белән язылган изге мүсхәфләр безнең дин тотучылар өчен рухи яктылык чыганагы гына түгел, мөселманнар һәм Татарстан белән өзелмәс туганлык бәйләнеше символы да булачак», – диде ул.

Шунысы игътибарга лаек, мөфти Әбү-Бәкер Шабанович Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга язган хатында аларга Беларусьның төрле төбәкләрендәге мәхәллә кешеләреннән XIX гасырда ук басылган борынгы Казан мүсхәфләре бүләк ителүен хәбәр итте. «Без бу кадерле тарихи басмаларга алмашка яңа, камилләштерелгән Казан Коръәненең килүен күрәбез, бу ата-бабаларыбыз традицияләрнең дәвамчанлыгын күрсәтә», – билгеләп үтте ул.

Россиянең яңа тарихындагы беренче Казан кулъязма Коръәне 2022 елда языла башлады, бу эш 3 ел дәвам итте, 1 ел тикшерүгә китте. Казан Коръәне – эталон, чөнки ул заманча халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм хиҗрәтнең беренче гасырларына караган 19 төрле мүсхәфкә таянып язылган. Төзүчеләр шулай ук Коръәнне язу буенча 11 чыганакка мөрәҗәгать иткән. Бүгенге башка мүсхәфләр гадәттә 2 генә чыганакка таяна. Моннан тыш, төзүчеләр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев хезмәтләренә дә мөрәҗәгать иткән. Казан кулъязма Коръәне – уку һәм ятлау өчен, бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен уңайлы.

Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында гамәлгә ашырыла. 1917 елгы инкыйлабтан соң җуелган уникаль татар мөселман каллиграфик традицияләрен торгыза. Хәзерге дөньяда кулъязма Коръән әзерләү тәҗрибәсе Согдуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакыстанда бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot