Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан күкрәк яман шешенә каршы» акциясендә табиблар тикшеренү уздырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда Черек күлдә узган «Казан күкрәк яман шешенә каршы» акциясендә онколог-маммологлар 473 хатын-кызны тикшергән. Бу хакта башкала мэриясе сайтында хәбәр итәләр.
Хатын-кызлары якын туганнарыңда күкрәк яман шеше табылган очракта үзеңне ничек сакларга дигән сорау еш кызыксындырган. Шулай ук табибка ни кадәр еш күренергә һәм маммография ясарга икәнен дә белешкән. Авыруны башлангыч стадия ачыклау һәм дәвалауны үз вакытында башлау өчен ел саен диспансеризация узу һәм даими рәвештә хастаханәгә йөрү мөһим.
Чарада профессор Мойше Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерыннан, «Весна» клиникасыннан һәм 7 нче һәм 16 нчы шәһәр хастаханәләреннән 10 онколог-маммолог катнашты. Шулай ук белгечләр нәселдән килә торган рак, физик активлыкның дәвалау эффекты турында лекцияләр дә укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз