news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан кучтәнәче” проекты авторы бренд исеменнән хата эзләмәскә кушты

“Бу – татар теле дәресе түгел, ә бренд, реклама” диде ул, “кучтәнәч” сүзенең язылышын аңлатып.

“Казан кучтәнәче” проекты авторы бренд исеменнән хата эзләмәскә кушты
Михаил Захаров

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Казан кучтәнәче” проекты авторы Гөлшаһидә Озсой, журналистларга бренд исеменнән хата эзләмәскә кушты. Бу хакта ул бүген Футбол буенча Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган презентацитясе вакытында әйтте.

“Казан күчтәнәче” бренды хуҗасы Гөлшәһидә Озсой татар персонажлары исеме белән аталган гастрономик сувенирлар тәкъдим итә. Биредә чәкчәк, казылык, как, бал белән бергә, “Зәңгәр шәл”, “Батыр”, “Су анасы”, “Алтынчәч” исемле чәйләр, “Шүрәле”, “Сабантуй”, “Нечкәбил” атамалы кайнатмаларны күрергә була.

  • “Казан күчтәнәче” бренды 2016 елдан бирле эшләп килә.

“Безнең компания әле бик яшь, аңа ике генә ел. Шулай да безне таныйлар һәм сайлыйлар. Иң популяр сувенир булып, әлбәттә, чәкчәк тора. Ул былтыр “Иң яхшы сувенир” номинациясендә беренче урынны яулады. Чәкчәкнең 40 сумнан алып 1000 сумга кадәр булганын сайлап алырга була. Полпулярлыкның икенче урынында – ширбәт тора. Ул 25 сум”, - диде проект авторы.

Милли бизәкләр белән эшләнгән махсус тартмага күңелеңә хуш килгән продукцияне салырга була.

Гармун формасындагы тартмага “Батыр” чәкчәге, “Су анасы” ширбәте,” “Кремль ярмаркасы” чәе салынган.

“Казан кучтәнәче” бренды иске һәм яңа Казанның күренешләрен чагылдыруга да игътибар биргән.

Әйтик, Казанның заманча күренешләре белән “молочный”, ә Иске Казан күренешләре белән кара шоколад җитештергәннәр.

Тагын “Алтын Урда” сериясеннән – “5 тәңкә” исемле шоколад та бар. Ул 30 сум тора.

“Әйтик, һәр чәйнең үзенең тарихы һәм мәгънәсе бар. “Алтынчәч” чәенә нарат бөресе кушылган. Пешергәндә әлеге чәй сары була, шуңа күрә әлеге исемне алган. “Су анасы” чәенә сары мәтрүшкә кушылган. “Сабантуй” чәе җиләк яфракларыннан ясалган. Җиләк яфрагы, гадәттә, Сабантуй вакытында өлгерә.“Шифа” чәе иван-чәйдән җыелган. “Күчтәнәч” кипкән алма, груша, җимештән тора. Татар халкы җиләк-җимеш белән эчәргә ярата бит чәйне. Бу үзенчәлекне дә истә тотарга тырыштым. Һәр чәйнең исемен үзем уйлап таптым", - дидет Гөлшаһидә Озсой.

Журналистларның “Кучтәнәч” сүзе ни өчен хаталы язылган, нигә “у” хәрефе урынына “ү” язылмаган?” дигән соравына Гөлшәһидә Озсой болай дип җавап бирде: “Бу - сәүдә бренды. Шуңа күрә мондый гына грамматик хаталар җибәрергә ярый. Дөрес, бездә татар грамматикасы кагыйдәләре җитди төстә үтәлми. Җирле Казан халкы үзе дә “Казан күчтәнәче” дип түгел, “Казанский кучтәнәч” дип сөйләшә. Дизайнерлар “у” хәрефе калдыргач, без дә моңа артык бәйләнмәдек. Русча укырга да җиңел булсын дип калдырдык. Зинһар өчен, безне хата өчен сүгәргә кирәкми. Бу – креатив, реклама, маркетинг, ә татар теле дәресләре түгел”, - диде проект авторы.

“Казан кучтәнәче” проекты үзләренең сувенирларын Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә тәкъдим итәргә тели. Мәскәүнең иң җанлы урамы – Арбатта сәүдә ноктасы булдыру теләкләре бар.

“Богема” оешмасы җитәкчесе урынбасары Юлия Абдуллина сөйләвенчә, алар 2009 елдан бирле сувенир продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Моңа кадәр эшчәнлнекнең башка төрләре белән дә шөгыльләнеп караганнар.

“Богема” тәкъдим иткән сувенирлардан магнит, брелок, милли түштамгалар, татар бизәкләре белән чигелгән һәм шул чигүгә охшатып рәсемгә төшерелгән картиналар, бокаллар зур популярлык белән сатыла.
Юлия Абдуллина сүзләренчә, алар башка партнерлары, конкурентлары белән дә дус яши. Әйтик, әле моңа кадәр эше бармаган яки авырлык белән көн иткән эшмәкәрләрнең эшләрен дә сатарга булыша әлеге компания. Шулай итеп, сәүдә челтәрен җайга салуда ярдәм итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100