Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан күчемсез милекнең кыйммәте ягыннан дөнья шәһәрләре рейтингында дүртенче урынны алды

Казан күчемсез милеккә бәяләр һәм җирле халыкның керемнәре нисбәте буенча дөнья шәһәрләре рейтингында 46нчы урынны алды. Numbeo порталы тикшеренүеннән күренгәнчә, ТР башкаласында бер гаилә, фатир сатып алу өчен, 16,6 ел дәвамында акча җыярга тиеш.
Аналитикларның мәгълүматлары буенча, иң кыйммәтле фатирлар - Коломбода (Шри-Ланка), анда бер гаиләгә уртача бәядәге фатир сатып алу өчен 37 ел акча җыярга кирәк. Аннан соң Катманду (Непал) – 36,6 ел, Пекин (Кытай) – 34,7 ел, Шанхай (Кытай) – 34 ел – килә.
Хошимин (Вьетнам) әлеге рейтингның - бишенче (34 ел), Тәһран (Иран) - алтынчы (32,7 ел), Гонконг (Кытай) җиденче (29,1 ел) баскычында урнашкан.
Рейтингта 8-10-нчы урыннарны Манила (Филиппин) – 29 ел, Гуанчжоу (Кытай) – 28,6 ел һәм Бангкок (Таиланд) – 28,6 ел - били.
Мәскәү әлеге рейтингта - 37нче (17,6 ел), Калининград һәм Санкт-Петербург 52 һәм 53нче баскычларда (15,7 ел) урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз