news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан күчемсез милеккә инвестицияләр кереме буенча топ-20 шәһәр исемлегенә кергән

Казан күчемсез милеккә инвестицияләр кереме буенча топ-20 шәһәр исемлегенә кергән
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казан күчемсез милеккә инвестицияләрнең уртача еллык реаль кереме буенча Россия шәһәрләре рейтингында аны арендага тапшыруны исәпкә алмыйча, өч ел эчендә 20нче урынны алды. Бу хакта РИА Новости тикшеренүләреннән билгеле булды.

Татарстан башкаласында бу күрсәткеч 7,8 процент тәшкил итте. Шул ук чорда күчемсез милеккә инвестицияләр кереме буенча, ләкин аны арендага тапшыруны исәпкә алып, Казан 10,7 процент күрсәткече белән 26нчы урында тора.

Рейтинг башында Иваново тора, анда керем аренданы исәпкә алып 22 процент тәшкил итә, ә аннан башка – 17,3 процент. Икенче урында Таулы Алтай – 20,9 процент һәм 15,8 процент. Өчлекне Чиләбе 19,4 процент һәм 15,8 процент белән төгәлләде.

Аутсайдерлар арасында Мәскәү, Майкоп һәм Белгород бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot