news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремленең Спас манарасы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган утлы тамаша була

Казан Кремленең Спас манарасы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган утлы тамаша була
Фото: kazan-kremlin.ru

Казанда 21 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган утлы тамаша булачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр шәһәрнең һәм якташларыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган уникаль мультимедияле шоу карый алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Масштаблы видеопроекцияләр Бөек Ватан сугышы тарихы битләрен күрсәтәчәк һәм халыкның батырлыгын искә алырга ярдәм итәчәк. Фронтовикларга, блокадада булучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм концлагерь тоткыннарына аеруча зур игътибар биреләчәк. Оештыручылар әйтүенчә, утлы инсталляцияләр – тарихны саклау һәм аны яшь буынга тапшыруның заманча ысулы.

Утлы тамаша бүген, 21 июньдә, 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Казан Кремленең Спас манарасы янында узачак. Керү ирекле.

Казан – «Җиңү нуры» акциясе узачак дүрт шәһәрнең берсе. Уникаль видеопроекцияләр шулай ук Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Новосибирск шәһәрләрендә дә тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot