news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремленең Гавәми урыннарында Иран осталарының кул эшләре күрсәтеләчәк

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте

23 июньдә Казан Кремленең Гавәми урыннарындагы күргәзмә залларында «Минем Иран» күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция кунакларга иң борынгы цивилизацияләрнең берсенең тарихы турында сөйләячәк.

Күргәзмәдә Иран осталарының терме техникасында башкарылган эшләре, эмальдә рәсем төшерү, чүкеп ясау, каллиграфия, келәм ясау эшләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар кулдан эшләнгән тукымаларны, миниатюраларны һәм башка экспонатларны күрә алачак.

Экспозиция 16:30 сәгатьтә ачылачак. Аны 16 июльгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot