news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре янып тора торган инсталляцияләр белән бизәләчәк

18-20 май көннәрендә Казан Кремле территориясендә «Кремль балкышы» яктылык фестивале узачак. Бу көннәрдә музей-тыюлыкның архитектура һәйкәлләре мультимедия инсталляцияләре белән арт-объектларга әйләнәчәк.

Мәсәлән, Спас-Преображенский соборырның XVI гасырдан бүгенге көнгә кадәр тарихы турында «Метаморфозалар» инсталляциясе сөйләячәк. Тамашачылар төрле тарихи чорлардагы иң борынгы православие мәдәнияте һәйкәле архитектурасы белән таныша алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Кол Шәриф мәчетенә нигез салу вакытында куелган истәлекле таш янында «Мәңгелек балкышы», Яшеренү манарасы янында «Тамчы» һәм күргәзмә заллары янында «Ук» инсталляцияләре әзерләнгән. Ә Көнчыгыш мәдәнияте фәлсәфәсе белән цифрлы сәнгать күргәзмәсе таныштырачак.

Фестивальнең һәр киче заманча сәнгать һәм милли традицияләрне берләштерүче төрле жанр һәм юнәлеш артистлары чыгышлары белән тәмамланачак. Тамашачылар алдында «Алпар» татар вокаль-инструменталь этнотөркеме, Yatmas Dusai, Malsi Music һәм башкалар чыгыш ясаячак. 

Барлык мәйданчыкларга керү ирекле. Локацияләр 19:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100