news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремленең Спас манарасында маппинг-шоу күрсәтеләчәк

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, борынгы кирмән манарасы диварында кичләрен төсле утлардан 3D-шоу оештырылачак.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан, 27-31 декабрьдә Казан Кремленең Спас манарасы диварында кичке вакытта төсле утлар шоуы күрсәтеләчәк. Бу хакта “Казан Кремле” музей-тыюлыгыннан хәбәр итәләр.

Казан халкы һәм башкала кунаклары борынгы кирмән манарасында заманча технологияләр ярдәмендә 3D рәсемнәр ясалганын күрә алачак. Утлы шоу көн саен 18.00-22.00 сәгатьләрдә барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot