Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремленең рәсми вәкиле: Мәгариф һәм фән министрлыгын әлегә бүлү күздә тотылмый
РФ Президенты Владимир Путин 15 майда Россиянең яңа Хөкүмәт структурасы турындагы указны имзалады.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда әлегә республика Мәгариф һәм фән министрлыгын ике ведомствога бүлү күздә тотылмый, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларның соравына җавап биреп.
РФ Президенты Владимир Путин 15 майда Россиянең яңа Хөкүмәт структурасы турындагы указны имзалады. Аерым алганда, документ Россия Мәгариф һәм фән министрлыгын ике яңа министрлыкка (беренчесе – мәгариф, икенчесе – фән һәм югары белем) бүлүне күздә тота.
«Миндә булган мәгълүматлар буенча, әлегә ведомствоны бүлүгә кагылышлы андый планнар юк», - дип белдерде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз