news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендәге югалган Биш кырлы манараның тышкы катлавы җимерелеп төшкән

Татарстанда башкаласында Казан Кремле диварларыннан ерак түгел урнашкан югалган Биш кырлы манараның тышкы катлавы җимерелеп төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.

«Кар сулары юу нәтиҗәсендә Казан Кремле диварлары янында урнашкан күзәтү мәйданчыгының бер чите өлешчә җимерелеп төшкән. Әлеге корылма «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы территориясенә керә. «Биш кырлы манара», XVI йөз ахыры – XVII йөз башы (XIX гасыр ахырында югалган, музейлаштырылган фрагмент). Музейда күрсәткәндә кулланыла», - дип белдерделәр ведомствода.

«Хәзерге вакытта объектта авариягә каршы чаралар үткәрү мәсьәләсе хәл ителә», - дип искәрттеләр комитетта.

Биш кырлы манара, Казан Кремленең бүтән кайбер башнялары кебек үк, искерү сәбәпле XIX гасырда сүтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100