Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендәге «Tatar by Tubetey» рестораны ифтарларга дәшә

Казан Кремлендәге «Tatar by Tubetey» рестораны матбугат вәкилләре өчен ифтар табыны оештырды һәм үзләрендә Ураза тотучылар өчен булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләделәр.
«Ифтарлар өчен булдырылган барлык комболар да халыкка бик нык ошады. Төрле-төрле ризыкларны җыеп ясарга тырыштык. Аларны туклыклы, шул ук вакытта сәламәтлек өчен файдалы итәргә омтылдык. Бу җыелмалар Ураза тотучы дин кардәшләргә генә түгел, ә бар кешеләргә дә ошый. Халык тарафыннан ихтыяҗ бар. Ифтарлар өчен махсус меню ясалган, шулай ук комбо җыелмалары да тәкъдим ителә. Җыелмаларның бәяләре дә әллә ни кыйммәт түгел, чагыштырмача арзан. Мәсәлән иң очсызлысы – «Бәрәкәт» комбосы нибары 890 сумнан гына. Барлык җыелмаларда да кайнар ризык, салат бар», – ди «Tatar by Tubetey» маркетологы.
Шулай ук ресторанның маркетологы сөйләвенчә, T-family төркеме рестораннарының бренд-шефы Алексей Чернов гел генә менюны төрләндерү, аны тагы да ныграк яхшырту өстендә эшләп тора. Ифтар менюсы брошюрасының беренче битендә алдан ук заказ биргәндә бәлешләр дә пешертеп булуы да билгеләнгән.
Ресторанда намаз укырга теләүчеләр өчен дә, бала-чага өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган.
Реклама. ООО «Т.Фактор»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз