Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендәге Дәүләт оешмалары урнашкан бина ишегалдында Яңа ел мәйданчыгы ачылды
20 декабрьдә шәһәрнең бәйрәм мәйданы сыйфатында Казан Кремлендәге Дәүләт оешмалары урнашкан бинаның (Присутственные места) ишегалды ачылды. Биредә Яңа ел ярминкәсе эшли башлады, ә 25 декабрьдә чаралар башлана. Ишегалды өчен яңа концепция эшләнгән, аның нигезендә туристларны – Татарстан белән, ә шәһәр халкын Казанда яңа ачылган шушы җәмәгать киңлеге белән таныштыралар.
Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтында «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, мондагы Яңа ел мәйданчыгы 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Ишегалдында 17 метр биеклектәге Яңа ел чыршысы урнаштырылган. Аның бизәлешендә татар милли орнаментларын һәм традицион татар бизәнү әйберләренең рәвешен күрергә була. Дәүләт оешмалары урнашкан бинаның кайбер интерьер җиһазлары да шул ук формаларда эшләнгән, мәсәлән, яктырткычлар.
Бөтен чор дәвамында төрле чаралар көтелә, аларның күбесе балалар өчен. Декабрьдә Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры гастрольләре узачак. 26-28 декабрьдә 17.00 һәм 19.30 сәгатьтә артистлар яңа «Утраченная легкость» спектаклен күрсәтәчәк. Бу тамаша – клоунада элементлары һәм костюмнары катнашындагы интерактив чара.
Яңа ел мәйданчыгы өчен «Живой город» фонды «Кыш бабайның төше» спектаклен әзерләде – тамашалар 4-8 гыйнварда 16.00 һәм 18.00 сәгатьтә узачак. Аларның икесе русча ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк.
Моннан тыш, ишегалдында музыкаль кичәләр, архитекторлардан экскурсияләр узачак, балалар спектакльләре күрсәтеләчәк, Казан актерлары әкиятләр укыячак. Барлык чараларга да керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз