news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Яңа ел бәйрәмнәрендә 230 меңнән артык кеше булган

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 25 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, Казан Кремлендә 230 меңнән артык кеше булган, шуларның 200 меңе ишегалдында узган ярминкәдә катнашкан.

Яңа ел программалары һәм балалар тамашалары Казан Кремле музейларында 16 нчы декабрьдә старт алды. Килүчеләр өчен мастер-класслар, квестлар, күргәзмәләр буенча экскурсияләр һәм «УхПухи» спектакле күрсәтелде. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кремль музейларында барлыгы 25 мең кеше булган. Казан мэриясе сайтында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән шул турыда хәбәр ителә.

Каникул көннәрендә музей-тыюлык территориясендә экскурсия программасы үткәрелде. Аннан 27 мең кеше файдаланган. «Яңа елча кирмән» экскурсиясендә кунаклар борынгы кирмән тарихы һәм шәһәр риваятьләре белән танышты, ә «Яңа елча бизәлгән Казан» автобус экскурсиясендә шәһәрнең матур һәм бәйрәм оештырылган урыннарын күрде.

Бу кышта җәмәгать мәйданы буларак беренче тапкыр Гавами урыннар ишегалды ачылды. 20 нче декабрьдә биредә яңа ел ярминкәсе старт алды, ә 25 нче декабрьдә – чаралар программасы. Анда балалар өчен спектакльләр, экскурсияләр, театраль перформанслар, музыкаль кичәләр һәм Казан актерларыннан әкиятләр уку бар иде. Әйтик, казанлылар һәм шәһәр кунаклары Мәскәү урам театрының «Высокие братья» спектаклен карый алды. Гомумән алганда, ишегалдында 32 вакыйга булды.

Моннан тыш, яңа ел ярминкәсе өчен «Җанлы шәһәр» фонды командасы «Кыш Бабай төше» спектаклен әзерләде. Ишегалдында инде алты тамаша узды, 13 нче һәм 14 нче гыйнвар көннәрендә 16:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә тагын дүртәү көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100