news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә XX һәм XXI гасыр татар композиторларының иң яхшы әсәрләре яңгыраячак

Казан Кремлендә «Манежда музыкаль кичәләр» концертлар циклы дәвам итә. Музей-тыюлыкның туган көненә багышланган киләсе тамаша 20 гыйнварда булачак.

Музыкаль кичәдә иң яхшы татар композиторлары Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Әнвәр Бакиров һәм Александр Ключаревның әсәрләре яңгыраячак. Кунаклар алдында халыкара конкурслар лауреатлары һәм ТР дәүләт академия симфоник оркестры артистлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Композицияләрне шулай ук Н.Җиһанов исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы укытучылары – «Казан триосы» камера ансамбле башкарачак. Фортепианода – Татьяна Максимова, скрипкада – Асия Гәрәева, виолончельдә Александр Дульнев уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100