news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә узачак лекциядә Сабантуйның килеп чыгышы турында сөйләячәкләр

Бүген Казан Кремлендә Сабантуй турында лекция укыячаклар. Тыңлаучылар татар бәйрәменең килеп чыгышы һәм традицияләре турында беләчәк. Шулай ук спикер Сабантуйның Идел буе халыклары бәйрәмнәренә нәрсә белән охшаганын сөйләячәк.

Лекциядә КФУның Музейлар дирекциясенең Этнография музее мөдире, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев чыгыш ясаячак.

Чара 19:00 сәгатьтә буа янындагы ял зонасында башланачак. Керү ирекле, дип хәбәр ителә Гавами урыннарның Telegram-каналында.

Очрашу «Фәнни чәршәмбе» лекцияләр циклы кысаларында узачак. Проектны КФУ белән берлектә гамәлгә ашыралар. Моңа кадәр казанлыларга милли костюмның көзгесе буларак орнамент һәм Россиянең көнчыгышны өйрәнү серләре турында сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100