Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә «Тере легенда һәм риваятьләр» театр фестивале була
Казан Кремлендә 11-13 июльдә «Тере легенда һәм риваятьләр» театр фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен СИБУР компаниясе эшләгән төбәкләрдән килгән тугыз театр коллективы чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальне ачу көнендә 18:30 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә – Спас манарасыннан Гавәми урыннар ишегалдына кадәр тантаналы йөреш була, шулай ук «Җиңел канатлар» урам театрын (Әлмәт) «Әбием әкиятләре» спектаклен һәм «Странствующие куклы господина Пэжо» урам театрын (Санкт-Петербург) «Месяцы» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Шулай ук башка көннәрдә тамашачыларга сәламәтлеге чикле кешеләр өчен өч спектакль, русча жестлар телендәге ике куелыш һәм тифлокомментарийлы бер спектакль күрсәтеләчәк. Руслан Риманас «Состояние клоуна», Елена Калаганова «Сценическая речь», Юлия Дудченко «Как сыграть любого персонажа в одном костюме» дип аталган мастер-класслар уздырачак.
«Тере легенда һәм риваятьләр» театр фестивале СИБУРның «Яхшы гамәлләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз