news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Татарстанда газлаштыру программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов һәм идарә әгъзасы, «Газпром» гавәми акционерлык җәмгыятенең Департамент башлыгы Владимир Марков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

«Төбәктә газлаштыру программасын киләчәктә гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды», – дип яза Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Густовка республика дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын, ә Марковка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100