Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә татарның күн эшкәртү һөнәренә багышланган сүзсез спектакль күрсәтеләчәк
19 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Казан Кремленең гавәми урыннары ишегалдында татарның күн эшкәртү һөнәренә багышланган «Сахтиан» урам спектакле күрсәтеләчәк. Проектны клоун, режиссёр һәм күпжанрлы артист Руслан Риманас «Күрше» фестиваленең «Күрше.Мирас» махсус проекты белөн берлектә тормышка ашыра. Бу хакта Казан Кремле музей-тыюлыгы хәбәр итте.
«Сахтиан» спектакле татар күн һөнәрчелеге, хәтер, традицияләр һәм мәдәни мирас темаларын күтәрә. Сюжет үз аяк киемен ясарга теләгән оста-клоун турында сөйли. Герой аяк киеме ясау аша үзенең үткәнен, балачак хатирәләрен һәм туган җире белән бәйләнешен яңадан ачарга тырыша. Спектакльнең нигезендә Казанның күннән ясалган бизәкле аяк киеме – читек традициясе ята. Тамаша сүзләрсез, ягъни хәрәкәт, музыка, предметлар һәм аяк киеме ясау барышы аша тәкъдим ителә. Күннең һәр кисәге, һәр җөе театраль хәрәкәтнең бер өлешенә әверелә.
Проект «Сахтиан» бренды белән берлектә әзерләнә. Спектакльдән соң тамаша мәйданчыгы интерактив күргәзмә зонасына әвереләчәк. Анда традицион татар читекләре, чүвәкләр һәм милли һөнәрчелек үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар шулай ук кулдан эшләнгән күн әйберләренең әзерләнү технологиясе, бизәкләр тарихы һәм татар мәдәниятендәге һөнәрчелекнең әһәмияте белән таныша алачак.
Чарага керү ирекле.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз