news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк

Бүген Казан Кремлендә халык-театр перфомансы узачак. Ул этник костюмнарда дефиле һәм татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтүне үз эченә ала.

Спектакльдә Казан халкы һәм кунаклары катнашачак. Аларга Г.Камал театры артистларының костюмнарын киеп карарга тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Гавами урыннар ишегалдында импровизацияләнгән подиум оештыралар – анда кичә кунаклары этник костюмнарда дефиле ясаячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Чараның тагын бер өлеше – танылган татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтү. Тамашачылар «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл» спектакльләреннән өзекләрне күрә алачак.

Кичәнең музыкаль өлеше өчен «Алпар» татар этно-музыкаль төркеме җавап бирәчәк.

Перформанс 19:00 сәгатьтә башланачак. Чара «Яңарыш: заманча укуда эпос» фестивале һәм «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе кысаларында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot