news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бушлай экскурсияләр үтәчәк

Сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында бушлай инклюзив программалар узачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кунаклар өчен экскурсияләр, аудио- һәм видеогидлар әзерләделәр.

1 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә күрмәүче һәм начар күрүче кунаклар өчен «Кремльгә кагыл» дигән экскурсия уздырылачак, анда музей экспонатларының тактиль күчермәләре кулланылачак. 10 сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә ТР башкаласының истәлекле урыннары турында аутизм спектры бозылган балаларга һәм аларның ата-аналарына интерактив карта ярдәмендә сөйләячәкләр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

17 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясе буйлап сәяхәтне рус ишарә телендә ишетмәүче һәм начар ишетүче кунаклар өчен оештырачаклар, ә 21 сентябрьдә 13:00 дә күрмәүче һәм начар күрүче кунаклар «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» экспозициясе белән таныша алачак.

Моннан тыш, көн саен индивидуаль визит өчен музей-тыюлык территориясе буенча видеогид, шулай ук «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча аудио- һәм видеогидлар булачак.

Чараларга +7(986)917-78-61 телефоны буенча алдан язылу кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot