Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кремленда “Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан...” дип аталган шамаилләр күргәзмәсе ачылды
Биредә дини һәм милли традицияләребезгә мөрәҗәгать иткән бүгенге заман рәссамнары шамаилләре белән танышырга мөмкин
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Казан кремленда Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда “Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан...” дип аталган шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә күп гасырлык гарәп каллиграфиясенә яңа караш булып тора. Биредә дини һәм милли традицияләребезгә мөрәҗәгать иткән бүгенге заман рәссамнары шамаилләре белән танышырга мөмкин.
Айзат Минһаҗев (Казан). Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссам. Татар-төрек лицеенда укыган вакыттан каллиграфиягә һәм рәсем сәнгатенә тартылган Айзат өчен бу күргәзмә – иҗат юлындагы беренче адым.
Гөлназ Исмәгыйлева (Казан). Гарәп каллиграфиясе буенча белемнәрен Төркиянең Әрҗәйс университетында ныгыта. Казанда ул Россиянең танылган рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Владимир Поповтан дәресләр ала. Рәссамлык стажы зур булмаса да, Гөлназның эшләре төрле күргәзмәләрдә тәкъдим ителә килә.
Марат Мингалеев (Чаллы). Бакый Урманчы иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр язган сәнгать белгече. Аның шамаилләре фәлсәфи һәм символларга бай булуы белән аерылып тора.
Җәмил Әхмәтгалиев (Уфа). Башкорт дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетында белем алган. Башкортстанда күргәзмәле үткәрелсә дә Җәмилнең иҗаты белән казанлылар беренче тапкыр танышалар.
Зөфәр Низамов (Казан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәссамнәр берлеге әгъзасы. 30дан артык күргәзмәләрдә катнашкан рәссамның күпкырлы иҗатының бер тармагын каллиграфик картиналар тәшкил итә. Аның эшләре монументаль панноларны хәтерләтә.
Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы, 2011 елдан башлап “Казан Кремле” музей тыюлыгы белән берлектә, гарәп каллиграфиясенә багышланган арт-проект оештырып килә. “Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан...” дип аталган шамаилләр күргәзмәсе әлеге проект кысаларында оештырылган җиденче күргәзмә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең http://dumrt.ru сайты.
Күргәзмә исә көн саен сәгать иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшли. Тел.: 8(903)342-69-26, (843) 5678125.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз