Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бердымөхәммәдовның очрашуы узды
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты. Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов Бердымөхәммәдовка форумда катнашуы һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«KazanForum»га кушылуыгыз өчен рәхмәт. Быел сез зур делегацияне җитәклисез. Бүген «Kazan Halal Market» ярминкәсен ачтык – Төрекмәнстан иң зур стендларның берсен тәкъдим итте», – дип ассызыклады республика Рәисе.
Бердымөхәммәдов, үз чиратында, республика Рәисенә Казанга чакыру өчен рәхмәт әйтте һәм Төрекмәнстан Президенты исеменнән матур теләкләр җиткерде.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 17нче тапкыр уздырыла. Ул халыкара аренада елдан-ел зуррак абруй казана», – дип белдерде Төрекмәнстан лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз