news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә республиканың иҗат төркемнәре чыгыш ясый

Бүген, 2 август көнне, Казан Кирмәнендә «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны кысаларында «Татарстан белән илһамланучылар» проектының чираттагы чарасы үткәрелә. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары остаханәләрдә катнаша, республиканың иҗат төркемнәре чыгышын күрә ала.

Җырга-моңга бай программа 14:00 сәгатьтә «Сорнай» фольклор-этнография ансамбле концерты белән башлана. Сәгать 15:00 дә кунаклар алдында «Каравон» фольклор ансамбле артистлары чыгыш ясый. Концерт программасын 16:00 сәгатьтә төрки-татар «Риваять» төркеме тәмамлый.

Чара бушлай оештырыла. Кунакларны «Кол Шәриф» мәчете янындагы мәйданда көтәләр.

Күршелек һәм кунакчыллык кыйммәтләрен чагылдыра торган «Күрше» фестивале Татарстан Республикасы рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot