news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның күргәзмәсе ачыла

Казан Кремленең татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә автор коллекциясеннән сынлы сәнгать картиналары, шулай ук аның аерым циклыннан барлыгы 70тән артык эше тәкъдим ителәчәк.

Эшләр циклы рәссамның хатын-кызларга хас сыйфатларга соклануын чагылдырырга омтылуын берләштерә, алар арасында – гаять зур эчке көч, матурлык, игелек. Экспозициядә төп картина «Әни» булачак. Шулай ук күргәзмәдә рәссамның XVI–XIX гасырлардагы татар хатын-кызы образына һәм туган як табигатенә багышланган эшләре, агач скульптуралары күрсәтеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырыла, шулай ук авторның 60 яшьлек юбилеена багышлана.

Экспозиция 10 майда 14:00 сәгатьтә ачыла. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар күргәзмәне 18 июньгә кадәр карый алачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot