Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә «Почта маркаларында Ислам палитрасы» күргәзмәсе ачыла
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда 3 июньдә «Почта маркаларында Ислам палитрасы» күргәзмәсе ачыла. Проект «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Күргәзмә 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Казан филателисты Альберт Кадыров коллекциясеннән 1867-2026 еллар почта маркалары, конвертлар һәм открыткалар тәкъдим ителәчәк.
Һәр экспонат – ул миниатюралы сәнгать әсәре, шул ук вакытта алар тарих фрагменты. Маркалар ислам цивилизациясенең дөнья фәненә, мәдәниятенә һәм сәнгатенә керткән өлешен чагылдыра. Аларда - бөтен Ислам дөньясында һәм аннан читтә танылган шәхесләр, вакыйгалар һәм һәйкәлләр.
Күргәзмәгә килүчеләргә Госманлы маркаларыннан алып Россия һәм Оман, Индонезия һәм Босния һәм Герцеговина, Төркия һәм Пакистанның дипломатик мөнәсәбәтләренә багышланган маркалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук гарәп каллиграфиясе язылган маркалар, һиҗри буенча XV гасыр башына (1979-2076 еллар) багышланган почта маркалары, шулай ук Коръән иңүнең 1400 еллыгын чагылдырган экспонатлар, Идел Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган Россия маркалары.
Шулай ук алдагы елларда ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөрткән Мәккә һәм Мәдинә, Иерусалим һәм Алеппо, Бохара, Доха һәм Шуша шәһәрләренә багышланган маркалар тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз