news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Питрәч керамикасын тәкъдим итәчәкләр

Казан Кремлендә Питрәч керамикасын тәкъдим итәчәкләр
https://kzn.ru/

7 октябрьдә Татар халкының һәм Татарстанның дәүләтчелеге тарихы музеенда «Биш стихия» дигән тарихи һәм заманча керамика күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Экспозициянең төп өлешендә ТР Рәссамнар берлеге һәм һөнәрчелек палатасы әгъзасы, халык-сәнгать һөнәрчелеге остасы Наталья Пилюгинаның эшләре – ваза, тоткалы чүлмәк, чәй һәм сөт җыелмалары, чынаяклар, касәләр, тәлинкәләр һәм чүлмәкләр урын алган.

Шулай ук күргәзмәдә Питрәч районындагы Туган якны өйрәнү музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан эшләр тәкъдим ителә. Экспозиция балчыкка беренче тапкыр төшерелгән татар орнаменты ярдәмендә танылган Питрәч керамикасының тарихын һәм яңарышын чагылдыра.

Татарстан чүлмәкчеләрен XX гасыр башындагы Питрәч сәнгать-һөнәрчелек остаханәсе таныта. Бүгенге көндә Питрәч керамикасы сәнгатен торгызучы Н.Пилюгина да аларның эшләре белән илһамлана.

Күргәзмәгә 2023 елның 22 гыйнварына кадәр барырга мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot