Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә озак еллар бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан башкаласында 30 ел бергә гаилә корып яшәүчеләрне бүләкләячәкләр. Тантаналы чара 2 августта Казан Кремлендә узачак. Гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы 16.00 сәгатьтә Туп ишегалды музее территориясендә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Бүләкләрне 1994 елда никахлашкан алты пар алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ЗАГС идарәсендә. Гаиләләргә «Казан Кремле» тыюлыгы музееннан һәм тантана партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырачаклар. Бәйрәм кичәсе татар мәдәниятенең музыкаль мирасын торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән MINGAZOV татар кавер-төркеме чыгышы белән тәмамланачак. Музыкаль төркем төрле буыннарны берләштерүче репертуар тәкъдим итәчәк», – диелә хәбәрдә.
- 2024 ел Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз