news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Мөдәррис Минһаҗевның 50 еллык иҗатына багышланган күргәзмә ачылды

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов Кабулханәдә рәссамнар арасында шәхси күргәзмә Мөдәррис Минһаҗевныкыннан башланып китүен белдерде.

Казан Кремлендә Мөдәррис Минһаҗевның 50 еллык иҗатына багышланган күргәзмә ачылды
Мөдәррис Минһаҗев
Рамил Гали

Бүген Казан Кремленең Кабулханә (Присутственные места) залларының берсендә Татарстанның Халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 50 еллык иҗатына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Күргәзмәне иҗатымның 50 еллыгына һәм әтинең 110 еллыгына багышладым. Мин әтинең һәр юбилеена күргәзмә ясыйм. Быел көтмәгәндә шушы зур залда үткәрергә туры килде. Рәссамнар берлегенә, Татарстанның Мәдәният министрлыгына зур рәхмәтемне белдерәм. Мин бүген бик бәхетле. Монда Сабантуй кебек – җыр-моң агыла», - диде Мөдәррис Минһаҗев.

Күргәзмәдә рәссамның илле еллык иҗатыннан илле картина урын алган. Беренче хезмәтләреннән алып, соңгы вакытта ясаганнарына кадәр куелган. Биредә иҗатчының еллар узган саен, камилләшә баруы, гомеренең төрле этабында нинди жанрларга игътибар биргәне күренә.

«Күргәзмәләрне еш оештырсам да, бу - Казан Кремлендә беренчесе. Бу минем күптәнге хыял иде. Аллаһ рәхмәте белән, хыялым тормышка ашты. Шушы урында борынгы бабаларыбыз Казан ханлыгын яклап соңгы тамчы канына кадәр сугышкан. Шуңа күрә Кремльдә күргәзмә ясау минем тормышымда зур чара», - диде Мөдәррис Минһаҗев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Рамил Гали

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов Кабулханәдә рәссамнар арасында шәхси күргәзмә Мөдәррис Минһаҗевныкыннан башланып китүен белдерде. Төзекләндерелгән бина узган ел азагында кулланышка тапшырылды. Биредә ел буе төрле күргәзмәләр узса да, бер кешенең картиналарыннан гына торганы моңарчы булмаган икән. Айрат Фәйзрахманов министрлык җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән Мөдәррис Минһаҗевны котлады.

«Гаяз Исхакый 200 елдан инкыйраз дигән. Ул көнгә 90 ел вакыт калды. Мондый сәнгать булганда, сәнгать әһелләренең укучылары, дәвамчылары булганда, безнең милләт мәңге булачак. Мөдәррис Минһаҗевның орнаментлары татар халкы яңарышы символы булып тора. Ташлар җыяр вакыт җитте», - диде Айрат Фәйзрахманов.

Минислам Кәримов

Фото: © Рифат Каюмов

Күргәзмә ачу тантанасына рәссамның иҗатташлары, якташлары, дуслары Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган иде. Саба районы Тимершык авылыннан килгән якташы Минислам Кәримов Саба районы халкы Мөдәррис Минһаҗев белән горурлануын әйтте. «Аның рәсемнәрендә без Саба урманнары чалымнарын, безнең як орнаментларын күрәбез», - диде ул.

 

Фото: © Рамил Гали

Нәкышчы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш яңа иҗат иткән хезмәтләрен югары бәяләде. «Татарның халыктан чыккан бизәкләрен үз күңеле аша үткәреп, милли әсәрләр иҗат иткән. Гадәттә, без орнаментны графикага кертәбез, ә ул аны рәсем сәнгатенә керткән. Бу аның иҗатын баета», - диде Нәҗип Нәккаш.

Бүген ачылган күргәзмә ике ай дәвам итәчәк. Сәнгать сөючеләр рәссамның иҗаты белән шушы вакыт эчендә килеп таныша ала.

 

Фото: © Рамил Гали

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100