news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә «Манара музыкасы — 2026» халыкара проектының йомгаклау концерты була

Казан Кремлендә «Манара музыкасы — 2026» халыкара проектының йомгаклау концерты була
Фото: Казан Кремле музей-тыюлыгы

25 июльдә 18:00 сәгатьтә Казан Кремленең Яшерен (Тайницкая) манарасында «Манара музыкасы — 2026» халыкара музыкаль проектының җәйге сезонын йомгаклау концерты була. Чара искиткеч атмосферада, тарихи истәлекле урында узачак. Бу хакта Казан Кремле музей-тыюлыгы хәбәр итә.

Концерт программасында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры төркеме һәм солистлары башкаруында татар халык җырлары, дәртле бию көйләре һәм инструменталь композицияләр көтелә.

«Манара музыкасы» — ЮНЕСКОның өч мәдәни мирас объектын берләштерүче халыкара проект. Аның кысаларында Казан Кремлендә, Белоруссиядәге Несвиж сараенда һәм Мир замогында концертлар оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot