news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә «Мактанчык әтәч» курчак спектаклен күрсәтәчәкләр

Фото: © «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Мактанчык әтәч» курчак спектаклен күрсәтәчәкләр. «Әкият» театрының музыкаль постановкасын бушлай карарга мөмкин булачак.

Спектакль бер сәгать дәвам итә, аны татар телендә күрсәтәчәкләр.

Спектакль 24 июньдә 18:00 сәгатьтә Гавәми урыннар ишегалдында куелачак. Яңгыр яуган очракта спектакльне дүртенче подъезд бинасында күрсәтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot