Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә Касыйм ханлыгы турында күргәзмә ачыла
Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда 30 октябрьдә «Касыймов – Хан-Кирмән: тарих һәм мирас» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә татар тарихы феноменына – Россия дәүләте составында 200 елдан артык яшәп килгән һәм төрки-татар халыклары өчен традицион булган идарә системасы элементларын, шулай ук тәхеттә утыручы Чыңгызлар династиясен саклап калган Касыйм ханлыгына багышлана.
Археологик табылдыклар, кораллар, планнар, рәсемнәр, фотографияләр һәм этнографик предметлар аша Касыймовның бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән уникаль язмышы ачыла. Шәһәр һәрвакыт тикшеренүчеләр, сәяхәтчеләр һәм туган якны өйрәнүчеләр арасында кызыксыну уяткан. Бу аерым тарихи әһәмияткә ия урын: биредә XVI йөз уртасындагы монументаль корылмалар, хан төрбәләре һәм XVI–XVII йөздәге күренекле татарларның каберлекләре сакланган.
Бүген шәһәр Рязань өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе – зур төбәк иҗтимагый оешмаларының берсе эшли. Аның эшчәнлеге төбәкнең татар этник берләшмәсен саклауга һәм зур төрки-татар дөньясы белән элемтәләрне саклауга юнәлдерелгән.
Экспозиция Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм Рязань өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз