news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә «Җиңүне сурәтлибез» акциясе узды

Казан Кремлендә «Җиңүне сурәтлибез» акциясе узды
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүген Казан Кирмәнендә Жиңү бәйрәменә багышланган чаралар кысаларында Казан Кремлендәге «Туп сарае» ишегалдында «Җиңүне сурәтлибез» дип аталган иҗади акция узды.

«Жиңүне сурәтлибез» акциясе җиденче тапкыр уздырыла. Акциядә, теләге булган һәркем дә катнашып, Җиңү көнен төсле акбурлар ярдәмендә асфальтта сурәтли ала.

«Бу – ел саен үткәрелә торган иҗади акция, ул 2018 елдан бирле оештырыла. 9 май көнне Казан Кремлендәге бәйрәм чаралары кысаларында без акцияне «Туп сарае» ишегалдында үткәрәбез. Теләге булган һәркем: башкалабыз кешесе, турист җиңү көнен ясый ала. Катнашучыларга без «Казан Кремле» музей-тыюлыгы яки «Туп сарае» музее символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, сувенирлар тапшырабыз», – диде «Туп сарае» музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш белгече Любовь Гаджиева.

Акциядә катнашучыларның күбесе асфальтта Россия флагын, солдатларны, салават күперен, салютны сурәтләргә тырышкан.

«Бәйгедә ешрак балалар һәм гаиләле кешеләр катнашу теләге белдерә. Моны хәтта гаилә иҗади акциясе, дип әйтергә дә мөмкин. Бала рәсем ясый башлый, ә ата-аналары балага кушыла. Һәм алар бергәләп Җиңү көненә багышланган композицияне ясыйлар», – дип, өстәде Любовь Гаджиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100