news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Ибн Фадланның кулъязма күчермәләре тәкъдим ителде

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Ибн Фадлан кулъязмасының махсус күчермәсен һәм ислам мәдәниятенә багышланган китаплар коллекциясен тапшыру тантанасы оештырылды.

Казан Кремлендә Ибн Фадланның кулъязма күчермәләре тәкъдим ителде
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте

Ислам дөньясы мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итү белән шөгыльләнүче Ибн Сина фонды (Мәскәү) Ибн Фадлан сәяхәтнамәсе кулъязмасы күчермәсен тапшырды. Ибн Сина фонды тарафыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгына бүләк ителәчәк кулъязманың махсус күчермәсе «Нур» микрофильмлаштыру үзәге (Нью-Дели, Һиндстан) тарафыннан эшләнгән. Әлеге күчермә Ислам мәдәнияте музее экспозициясендә урын алды.

  • Ибн Фадлан кулъязмасы – 921-922 елларда Багдадтан Идел буе Болгарына илчелек итү турында таныклык. Бу сәяхәтнамәдә тарихта беренче тапкыр Идел буе халыклары тормышы һәм гореф-гадәтләре тасвирлана. XII-XIII гасырларга караган әлеге бердәнбер кулъязма Иранның Мәшхәд шәһәрендәге Остане Кудс Ризави китапханәсендә саклана.

Шулай ук Ислам мәдәнияте музее китапханәсенә «Садра» нәшриятында Ибн Сина фонды ярдәме белән дөнья күргән 50дән артык китап бүләк ителде. Китаплар нигездә ислам мәдәнияте, дин белеме, сәнгать, шигърият буенча фундаменталь тикшеренүләргә багышланган.

Тантанада катнашкан фәлсәфә фәннәре кандидаты, ислам фәлсәфәсе өлкәсендәге белгеч, Ибн Сина фондының фән буенча директоры Андрей Лукашев бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Хезмәттәшләребез инде күп еллар буе шундый кабатланмас мирасны саклап калу өчен аларның күчермәләрен ясый. Кулъязмалар бик тиз искерә, аларны кортлар юкка чыгара яки дым тартканга күрә язулары бетә. Без монда сөйләшеп утырган арада да дөньяның кайсыдыр почмагында бер кулъязма череп юкка чыгарга мөмкин», – дип билгеләп үтте Андрей Лукашев.

Галим аңлатканча, кулъязманы саклауның иң ышанычлы юлы – аны борынгы ысуллар белән яңадан торгызу. Электрон серверлар бозылырга мөмкин, ә Урта гасыр технологияләре белән ясалган кәгазь йөзләгән еллар саклана.

«Классик мөселман кулъязмалары ясалган кәгазьдә целлюлоза микъдары 90 проценттан артып китә. Ул тут агачы кабыгыннан ясала һәм 500 елдан артык саклана ала. Без кулланган материаллар да – борынгы рецептлар буенча ясалган махсус составлар. Алар дымга чыдам һәм гасырлар үтсә дә үзлекләрен югалтмый. Бу – мирасны киләчәк буыннарга тапшыруның иң ышанычлы юлы», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot