Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә һөнәрчелек белән бәйле беренче Тарихи фестиваль уздырыла
14–16 август көннәрендә Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында һөнәрчелек белән бәйле беренче Тарихи фестиваль уздырыла. Чара кунаклары фестивальдә урта гасырлардан башлап Петр I тарафыннан уздырылган реформалар белән бәйле күпгасырлык һөнәрчелек традицияләре белән таныша ала.
Программага XVIII гасырда чүлмәк ясау, тимер кою, күн эше, тәңкә сугу, басма графика остаханәләре кертелгән. Шулай ук биредә урта гасырларда кулланылган көнкүреш эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, кораллар күргәзмәсе эшләячәк. Варяк халкының X–X гасырдагы агач көймәсенә охшатып ясалган күчермә төп экспонатларның берсе булачак.
Тарих белән кызыксынучылар өчен «Петр I нең Туп сараена нигез салуы» дип аталган театральләштерелгән тамаша, иң актив кунаклар өчен җәядән ату мәйданчыгы, урта гасырлардагы сугыш күренеше әзерләнә. Моннан тыш, кунаклар Туп сараеның җир астындагы тимер кою остаханәсендә уздырылачак экскурсиядә катнаша ала.
Фестиваль мәйданчыгында шулай ук тарихи фотоателье, тематик фотозона оештырыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Ачылыш тантанасы 14 август көнне 12:00 сәгатькә билгеләнгән.
Чараны «Цитадель» хәрби-тарихи клубы белән бергә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештыра. Ул Президент грантлары фонды һәм СИБУРның «Казаноргсинтез» предприятиесе ярдәмендә «Ватан чыганаклары: һөнәрдән башлап империя төзелүгә кадәр» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз