news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә һәм Сөембикә манарасында реставрация башлана – эшләр 1 млрд сумга төшәчәк

Июльдә Казанның Сөембикә манарасын яңарта башлаячаклар.

Казан Кремлендә һәм Сөембикә манарасында реставрация башлана – эшләр 1 млрд сумга төшәчәк
Казан Кремлендә масштаблы реставрация эшләре дәвам итә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казан Кремле даими рәвештә яңартып торуны таләп итә. Быел диварның бер манарадан икенче манарага кадәр дүрт участогын реставрацияләүгә якынча 800 млн сум юнәлтеләчәк. Шулай ук Сөембикә манарасын яңарту өчен 136 млн сум бүлеп биреләчәк. Реконструкция кысаларында нинди эшләр башкарылачак һәм алар кайчан төгәлләнәчәк – «Татар-информ» материалында.

Финанслау күләме миллиард сумга якын

Казан Кремлендә объектларны масштаблы реставрацияләү эшләре дәвам итә. Хәзер чират диварның Спас манарасыннан Көньяк-Көнбатыш манарасына кадәр, Преображение манарасыннан Биш кырлы манарага кадәр, Биш кырлы манарадан Исемсез манарага кадәр һәм Исемсез манарадан Төньяк-Көнбатыш манарага кадәрге дүрт участокка җиткән. Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.

Реставрация эшләрен быел җәен тәмамлау планлаштырыла. Преображение манарасы янындагы участокта гына эшләр бераз соңрак башланачак һәм 2027 елда төгәлләнәчәк.

Иван Гущин: «Дүрт объектка якынча 800 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу участокларда гомуми эш күләме якынча 13,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк»

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Узган елда берьюлы дүрт корылманы – Казан Кремле диварының Спас манарасыннан алып Төньяк-Көнбатыш манарасына кадәр дүрт участокны реконструкцияләү өчен проект документларын әзерләдек. Өч участокта эшләр башланды. Преображение манарасы белән тоташкан кисемтәдә яңарту эшләре соңрак башланачак», – диде комитет рәисе.

Дүрт объектка якынча 800 млн сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Бу участокларда гомуми эш күләме якынча 13,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, июльдә Сөембикә манарасын реставрацияләүнең яңа этабы башлана. Бу эшкә 136 млн сум юнәлтеләчәк.

Биш объектны реконструкцияләүгә якынча 1 млрд сум акча юнәлтеләчәк. Сумма артырга да мөмкин.

Июльдә Казанның Сөембикә манарасын реставрацияләүнең яңа этабы башлана. Бу эшкә 136 млн сум юнәлтеләчәк.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Объектлар начар хәлдә түгел, әмма ремонт таләп ителә

Кремль дивары участокларын реставрацияләү кысаларында фундаментларны ныгыту һәм гидроизоляцияләү эшләре башкарылачак. Белгечләр шулай ук кирпеч аркаларны һәм хәрби печураларны (кораллар өчен махсус нишаларны) торгызачак.

Сөембикә манарасына килгәндә, 2026 елда белгечләр фундаментларны ныгыту, кирпеч катламын торгызу, түшәмәләрне һәм баскычларны яңарту, шулай ук агач конструкцияләрне уттан һәм биозарарланудан саклау белән шөгыльләнәчәк. Манара башындагы ярым айны да реставрацияләячәкләр.

Гущин сүзләренчә, объектлар начар хәлдә түгел, әмма шулай да ремонт таләп ителә.

«Кайсыдыр җирдә кирпеч өеме җимерелгән, кайдадыр ярыклар күренә. Объектлар идеаль хәлдә дип әйтә алмыйбыз», – дип билгеләп үтте ул.

Кремль – республиканың иң әһәмиятле объектларының берсе, ЮНЕСКО исемлегенә керүче төп уникаль корылма

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Кремль даими рәвештә яңартылып тора

Кремльне даими рәвештә яңартып тору ЮНЕСКО объектларына карата билгеләнгән йөкләмә белән дә бәйле. Биредә төрле елларда төрле биналар – Губернатор сарае, Манеж, Благовещение соборы, элеккеге кар базы һәм башкалар реставрацияләнде. Монда барлыгы 44 объект бар.

Соңгы елларда башкарылган төп эшләр:

  • 2022 елда «Гавами урыннар ишегалдын һәм консистория»не комплекслы реставрацияләү һәм җайлаштыру эшләре тәмамланды. Эшләр 2019 елда ук авариягә каршы чаралар күрүдән башланды. Хәзер бинада җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмалары, Туристик-мәгълүмат үзәге һәм мәдәни-ял итү зонасы урнашкан. Шул ук елның декабрендә эчке ишегалдын төзекләндерделәр – озак вакытлар ябык булган киңлек беренче тапкыр җәмәгать урыны буларак ачылды.
  • 2023 елда Спас манарасын яңарттылар: фундаментларын һәм диварларын ныгыттылар, тарихи уемнарны ачтылар, биш очлы йолдызны һәм сәгатьне ремонтладылар. Бүген анда Кремль һәм манара тарихы музее эшли. Шул ук елда Төньяк-Көнбатыш һәм Яшерен манаралар арасындагы дивар өлешләрен торгызу эшләре тәмамланды.
  • 2024 елда Казанны БРИКС саммитына әзерләү кысаларында Төньяк корпусн, Сөембикә манарасы һәм Юнкер училищесының фасадлары яңартылды.

«Кремль – республиканың иң әһәмиятле объектларының берсе. Бу ЮНЕСКО исемлегенә керүче төп уникаль корылма. Ул иң күп туристларны җәлеп итә торган урын. Кремльдә ел саен ремонт, реставрация, консервация һәм башка эшләр башкарылып тора», – дип билгеләп үтте Гущин.

Елизавета Пуншева, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot