news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Габдулла Кариев турындагы «Габдулла — яктылык» спектакле күрсәтеләчәк

1 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Казан Кремле гавәми урыннары ишегалдында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры «Габдулла — яктылык» спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта Казан Кремле музей-тыюлыгы хәбәр итте.

Бу – Габдулла Кариевның тормыш юлы һәм иҗади үсеше турындагы спектакль. Ул үз гомерен татар мәдәниятенә багышлаган. Габдулла ул кем? Яктылык! Бу яктылык киләсе буыннар өчен иҗат маягы булып торачак.

Спектакльнең режиссеры – Эльдар Гатауллин.

Керү ирекле. Спектакль синхрон тәрҗемә белән барачак.

«Татарстан белән илһамланып» проекты «Күрше» республика фестиваленең җәйге сезоны кысаларында тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot