news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә «ДәртФест» заманча мәдәният фестиваленә 40 000нән артык кеше килгән

Казан Кремлендә «ДәртФест» заманча мәдәният фестиваленә 40 000нән артык кеше килгән
Фото: Рамил Гали

Казан Кремлендә узган «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивален 40 000нән артык кеше тамаша кылган.

«17.00 сәгатькә металл тикшергечләр аша 30 меңнән артык кеше узган иде инде. Ә соңгы мәгълүматлар буенча 40 меңнән артык кеше килгән», – диде оештыручыларның берсе, музыкаль продюсер Ильяс Гафаров.

Бу чагыштырмача зур сан. Әйтик, 2019 елда 40 000ләп кеше килгән булган. Башка елларда бу сан әзрәк.

Фестивальнең музыкаль өлеше төп ике сәхнәдә иде. Гавәми урыннарда төзелгән сәхнәдә Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме, Yummy Music Band төркеменең «Илһамга мәдхия» проекты кысаларында Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Эльза Заяри, Артур Исламов һәм Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясады.

Туп сарае ишегалдында Лилиана Газизова, Илшат Сафин, Марат Яруллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Традицион милли товарлар ярминкәсе, китаплар ярминкәсе оештырылган иде. Балалар мәйданчыгы эшләде.

Фестивальнең бер яңалыгы – мода күрсәтү оештырылды.

Фестивальнең үзенчәлеге – төп оештыручы моңарчы Татарстан Мәдәният министрлыгы булса, хәзер Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot