Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә «ДәртФест» фестивалендә милли киемнәрдән мода күрсәттеләр
Казан Кремлендә «ДәртФест» фестиваль кысаларында мода күрсәттеләр. Подиумга 15 җирле бренд коллекциясендәге модельләр чыкты, алар татар стиленең яңа интерпретациясен тәкъдим итте. Подиум Татарстаннан 15 кием һәм аксессуар дизайнерын, шулай ук Чиләбедән махсус кунакларны берләштерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Чулпан Шакирова яза.
«Безнең аудитория ул – музыка һәм гаилә фестивале генә түгел, яшь кешеләр үз стилен таба торган, безнең һәрберебездә булган мәдәни кодны яктырак тоя торган урын», – дип билгеләп үтте тапшыруларны алып баручылар.

«Дәрт фест» фестиваленең башкарма продюсеры Диана Басыйрова мода күрсәтүнең төп идеясен аңлатты.
«Без маркетлар, мода күрсәтү аша гадәти көндәлек тормышыбызга мәдәни код интеграцияләнә алуын күрсәтергә телибез. Ул төрлечә чагылырга мөмкин: музыкаль композицияләрдә, һөнәр-интерьер предметлары һәм кием элементлары рәвешендә дә. Без кешеләргә аларның татар мәдәниятенә карашларын заманча һәм гадәти булмаган рәвештә күрсәтә алуларын тәкъдим итәбез», – дип аңлатты оештыручы.

Бу фәлсәфәнең ачык мисалы буларак «Патша Бикә» брендын атарга була. Аңа нигез салучы Алия Жаворонкова риваятьләр героена әверелгән Казан ханбикәсе Сөембикә аның өчен илһам чыганагы булуын әйтте.
«Мине Сөембикә-ханбикә илһамландырды, рәссамнар ясаган рәсемнәрдә ул һәрвакыт матур бөркәнчекләрдә сурәтләнгән. Минем коллекция заманча милли интерпретациядә тәкъдим ителә. Шуңа күрә мин кызларның, япмаларымны киеп, үзләрен патшабикә итеп хис итүләрен бик теләр идем», – дип аңлатты Алия.
Аның сүзләренчә, брендның миссиясе – туристларга сувенир гына түгел, ә Казанны һәм аның бай тарихын хәтерләтә торган матур һәм стильле әйбер бүләк итү.

FestIValen брендына нигез салучы Ирина Алешина иске әйберләргә икенче тормыш бүләк итүче иҗади берләшмәне тәкъдим итә.
«Безнең брендның мәгънәсе – иске әйберләрне кулланырга, аларга икенче тормыш бирергә мөмкин, дигәнне аңлата. Без иске киемнәрне эшкәртәбез, үзгәртәбез һәм үз коллекцияләребезне әзерлибез, шуның белән әйберләрнең болай да җитәрлек булуын күрсәтәбез, һәм алардан ниндидер яңа, инде заманчарак әйбер булдырырга мөмкин», – дип сөйләде ул.
Брендның үзенчәлеге шунда ки, ул коммерцияле түгел, ә иҗади. Ирина белән бергә коллекцияләр өстендә КНИТУ-КАИ студентлары эшли, алар өчен бу – үзеңне тормышка ашыру һәм һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге.

«Без моның белән үзебезнең күңел рәхәтлеге өчен шөгыльләнәбез, аннары шәһәрдәге чараларны бизибез. Балалар тегәргә өйрәнә, кайберләре алга таба да иҗат белән шөгыльләнә. Кемдер үзенең сумкалар брендын ача, кемдер бизәнү әйберләре ясый. Без илһамланабыз һәм бер-беребезне илһамландырабыз, иҗат дөньясында яшибез», – дип өстәде Ирина Алешина.
Мода күрсәтү «Дәрт фест» фестиваленең бер өлеше генә, ул шулай ук кунакларга дизайн-маркет, мастер-класслар, кулинар экспериментлар һәм балалар өчен программалар тәкъдим итте.
Диана Басыйрова билгеләп үткәнчә, фестивальнең төп бурычы – ел саен яхшыра бару һәм аудиторияне гаҗәпләндерүне дәвам итү, мәдәни мирас – музей мирасы түгел, ә үз уникаль стилеңне булдыру өчен тере илһам чыганагы да.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз