news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә беренче Яңа ел чыршысын уздыру көне билгеле булды

Быел Казан Кремлендә беренче республика чыршы бәйрәме узачак – балалар өчен театральләштерелгән тамаша 22, 23 һәм 24 декабрьдә була. Анда 1-4 сыйныф укучылары – беренче чиратта хәрби операциягә китүчеләрнең балалары чакырулы.

Ә 25 декабрьдә «Татнефть Аренада» традицион рәвештә зуррак балалар өчен республика чыршы бәйрәме узачак. Анда 5-11 сыйныф укучыларын чакыралар.

Искәртеп үтик, Президент Чыршысына Россиякүләм һәм республика бәйгеләре, олимпиадалары җиңүчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары, уку алдынгылары чакырыла. Чаллыдан анда 800дән күбрәк бала катнашачак, дип хәбәр итте Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Алдарак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары оештырганда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирергә һәм аларны республика чыршы бәйрәмнәренә чакырырга йөкләмә биргән иде.

Искәртеп үтик, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр дәвам итте. Хәрби операция зонасында хезмәткә резервтан 300 меңнән күбрәк кеше чакырылды. 31 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Россия Саклану министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү турындагы бурычын үтәде, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot