Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә җәмигъ мәчетләре турында фотокүргәзмә ачылды
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында шәһәрнең Җәмигъ мәчетләренә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Төрле чорлар архитектурасында традицияләр һәм стильләр диалогын чагылдырган экспозиция Кол Шәриф галереясендә урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Күргәзмә өч блоктан тора. Беренчесендә килүчеләр XVIII–XX гасырларның унике җәмигъ мәчете архитектурасы белән таныша ала. Монда шулай ук хәйриячеләр, архитекторлар һәм гыйбадәтханәләрнең стилистик үзенчәлекләре турында мәгълүмат белергә мөмкин.
Икенче блокта Кол Шәриф мәчетенең заманча фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Аларда бәйрәм гыйбадәтләре вакытында намаз заллары һәм Ислам мәдәнияте музее экспозицияләре сурәтләнә.
Өченче блок ачык халыкара конкурс финалистларының биш проектын берләштерә.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан күргәзмә көн саен 9.00 дән 19.30 га кадәр эшли. Керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз