news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы тәкъдим ителә

Альбом халыктан җыелган акчага чыгарылган.

Казан Кремлендә Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы тәкъдим ителә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың «Алты көн ярату» музыкаль альбомының Казан премьерасы ТАТ CULT FEST фестивале кысаларында Казан Кремлендә булачак. Бу хакта фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә ачыклык керттеләр.

“Мин альбом яздыру өчен ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иттем һәм соралган сумма җыелды – кешеләр ярдәм итте. Ярты ел дәвамында яздырдык һәм бик кызыклы яңгырашлы альбом барлыкка килде. Инде аны тәкъдим итү мәсьәләсе алга килеп басты. Без коллектив җыярга дигән карарга килдек. Без берничә көн репетиция ясыйбыз һәм эшебез безгә ошый”, - диде Зуля Камалова.

Зуля Камалова үзләренең чыгышына Йолдыз Миңнуллина да кушылыр, шигырьләрен укыр дип өметләнә.

  • Зуля Камалова «Алты көн ярату» музыкаль альбомын Йолдыз Миңнуллина шигырьләре буенча татар телендә яздырды.
  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта Казан Кремлендә 15 зонада төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100