news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә яңа ел уенчыклары күргәзмәсе ачылды

Казан Кремлендәге “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә “Яңа ел уенчыгының бер дә мең кичәсе” исемле күргәзмә ачылды

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан Кремлендәге “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә “Яңа ел уенчыгының бер дә мең кичәсе” исемле күргәзмә ачылды. Анда Людмила Блатт коллекциясендә саклана торган чыршы уенчыклары тәкъдим ителә.
Людмила Блатт 1900-1980 елларга караган 2500гә якын чыршы уенчыгын, узган гасырда басылган 1000 яңа ел открыткасын җыя. Бай һәм кызыклы экспозициядә килгән халык советлар заманындагы Яңа ел чыршысы уенчыкларын, открыткаларны күрә алачак. Мәсәлән,– кәгазьдән махсус эшләнгән папье-маше дигән катнашмадан ясалган Кыш бабайлар, ялтыравыклы зур күркәләр, калын пыяладан ясалган әстерхан чикләвекләре, мамык уенчыклары, кызылгвардиячеләр, космонавтлар, пионерларның бәләкәй сурәтләре аша советлар заманында яшәгән малайлар һәм кызларның тормышы белән танышырга мөмкинлек була.
Балачакның матур мизгелләрен ачкан күргәзмә белән 15 февральгә кадәр танышып була. Бу турыда Казан Кремленнән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot